Сарытау
Сарытауга барам әле,
Сары май (бал) алам әле.
Башкаларга карар булсаң
Утларга салам әле.
Сарытауга барам әле,
Сары май (бал) алам әле.
Башкаларга карар булсаң
Утларга салам әле.
Сарман юллары сузыла
Җанымның кылларыдай.
Күңелдә кала уелып
Җырларның юлларыдай.
Майлар җитсә, туган якка
Тарта сагыш, тарта моң.
Ярсу язларын сагынып,
Сарманыма кайтамын.
Тол буенда ямьле Сараш ягы,
Урманына кереп югалам.
Тирәклекләр, ал-гөл чәчәкләре
Кочагына кереп югалам.
Гүзәл Сара, батыр Биккол
Исемен йөртә авылым.
Шул авылны сагынып кайтам
Ямансулап һәр елны.
Сания апа суга бара,
Яшел чиләген асып.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Көянтәсенә басып.
Мин җилләрне таныйм,
Мин җилләрне аңлыйм,
Кай яклардан гына исмәсен.
Туган якның төсен,
Туган якның исен
Оныткандыр инде, димә син.
Саумы, Сакмарым буйлары,
Каенлы урманнарым, шул.
Саумы, тәүге сөю белән
Атлаган урамнарым.
Әгәр сугыш булса, яңадан да
Җир сыкраныр авыр ярадан.
Яшь егетләр китәр яу кырына,
Кайтмас өчен өйгә яңадан.
Өй артындагы бакчада,
Чәчәк аткан алмагач.
Әнә шушы алмагачка,
Кунып сайрый сандугач.