Туймазы
Туймазының җир астыннан
Ургыла кара алтын.
Шул алтынга җан бирүче
Егетләр уттай ялкын.
Туймазының җир астыннан
Ургыла кара алтын.
Шул алтынга җан бирүче
Егетләр уттай ялкын.
Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,
Үзәкләрне сагыну өзгәли.
Миндә дә бит кайгы хисләре,
Яңгыр юды синең эзләрне.
Туктады моң, телләремнән ычкыналмый калды сүзем,
Туктады моң, өлгермәдем, киттем читкә,
Мин янәсе сабыр, түзем, мин янәсе сабыр, түзем.
Атлар чаба, тулпар атлар чаба,
Ут-очкыннар оча тояктан.
Шул атларда сиңа илтер өчен
Сәлам язам туган яклардан.
Тыңла әле, бер моң ишетелә,
Ул моңны мин отып аламын.
Сагышларны тизрәк басар өчөн,
Кавышуны көтеп каламын.
Теләгәнчә генә бармый тормыш,
Сыный язмыш, бирә кирәкне.
Тик бер теләк: саклый алсам иде
Яралардан бахыр йөрәкне.
Саубуллашып кул болгадым,
Янды йөрәк ярасы.
Сагышларны оныттырды
Казан — Мәскәү арасы.
Аккош була күлләрдә,
Былбыл була гөлләрдә.
Былбыл сөйли серен гөлгә,
Мин сөйләрмен кемнәргә?
Китмә син яшьлектән, Әлфинур,
Унҗиде яшеңдә торып кал,
Мәңгегә картая белмәүче
Тау ягы гүзәле булып кал.
Тау астындагы чишмәгә
Йөгереп төшә идек.
Сандугачлар белән бергә
Суларын эчә идек.