Ландышлар (беренче вариант)

Тәүге күкрәү белән илһамланып
Эзләгәндә парын язмышлар.
Язгы урман безне кавыштырды —
Хуш ис сибә иде ландышлар.

Көзге ярату

Яңгыр, яңгыр, җылы яңгыр, чәчләр чылата,
Каеннарны чыклар белән, август елата.
Җәй безнең белән хушлаша,
Күңелем минем адаша,
Көзге яңгыр сагышлар ата.

Көзге урман

Көзге урман аша юлга чыктым,
Камышларны үбеп җил уза.
Тирә-ягым сихри моңга талган:
Үзе бер тамаша, могҗиза.

Көзге уйлар

Җилләй-җилләй яфрак коясыз сез
Ерак сәфәр киткән кошларга,
Агачларым, сезнең белән, бергә
Тагын бер кыш безгә кышларга.

Көзге моң (беренче вариант)

Сизелми дә калды җәй узганы,
Күңелләрдә хәзер көз җыры.
Түтәлләрдә гөлләр моңаешкан,
Җиргә ява яфрак яңгыры.