Ләйсән (икенче вариант)

Ләйсән яңгырлар яуганда,
Бар кешеләр көлешә.
Җирдә бөтен кешегә дә
Көлү шундый килешә.

Яу, яңгырым, яу, Ләйсән!
Дөнья язга әйләнсен!
Дөнья язга әйләнсен.
Җырлар җырга бәйләнсен!

Ләйсән яңгыр бар дөньяга
Бәхет, шатлык өләшә.
Җиргә, илгә, кешеләргә
Бәхет шундый килешә.

Яу, яңгырым, яу, Ләйсән!
Дөнья язга әйләнсен!
Дөнья язга әйләнсен.
Җырлар җырга бәйләнсен!

Оставьте комментарий