Көзге моңнар

Баскан эзләреңне
Таба алмам инде,
Юлларыңа чыгып баксам да.
Яз кайтыр дип көттем,
Ямьле җәйләр үтте,
Гөлләр яфрак койды бакчамда.

Утларыңда янам,
Юк шул, син юк һаман,
Тик ямансу җилләр исәләр.
Мин ышанмас идем:
— Ул ташлады сине,
Ул башканы сөйде, — дисәләр.

Җырым сиңа җитми,
Җил дә хәбәр итми,
Хатларым да бармый, күрәсең,
Кайт хәтерләп, бәгъерем,
Саф мәхәббәт кадерен,
Өзелеп сөйгәнемне беләсең.
Кайт хәтерләп, бәгъерем,
Саф мәхәббәт кадерен,
Сагынып көткәнемне беләсең.

Оставьте комментарий