Онытма (беренче вариант)

Гел — сине уйлыйм мин,
Гел сине сагынам,
Бәхетем син генә дөньяда.
Шәл салып җилкәңә,
Зәңгәрсу кичләрдә
Чык әле җырымны тыңларга.

Онытасым килми

Тик бер генә көлеп дәшкән идең,
Истәлеге калды озакка.
Онытканнар мине онытсыннар,
Ә мин риза татлы газапка.

Оныта алмыйм

Күзләремне тутырып карап калам,
Син ерактан үтеп киткәндә.
Оныта алмыйм, бәгырем, оныта алмыйм,
Күзем төшми синнән бүтәнгә.

Оныт мине…

Оныт мине әгәр булдыралсаң,
Оныт сине өзелеп сөйгәнне.
Киткән юлларыңнан күз алалмый
Кайтыр микән диеп көйгәнне
Оныт, оныт сине сөйгәнне.