Парлап яшәсәләр ярлар
Моңлы көйгә мәгънә кертеп,
Сүзләр җырга кушыла.
Бер-берсен үсләп яшәргә
Насыйп ярлар кавыша.
Моңлы көйгә мәгънә кертеп,
Сүзләр җырга кушыла.
Бер-берсен үсләп яшәргә
Насыйп ярлар кавыша.
Елгаларга су эчәргә
Төшә парлы аккошлар.
Пар канатларны каермый
Яшәсәк иде дуслар.
Ак болытка кагып канатларын,
Пар күгәрчен очты күкләргә.
Яшь йөрәкләр типте ярсып бергә,
Күзләребез булды күзләрдә.
Пар балдаклар алар — вәгъдәләшкән парлар —
Берсен-берсе сөйгән ике яр.
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын
Бер-береңә биргән балдаклар.
Пар алмагач утырттык без
Парлашкан көнебездә
Бәхетебезнең бер көзгесе
Булыр дип үзебезгә.
Былбыл дисәк, былбыллардан матурыраксыз.
Йолдыз дисәк, йолдызлардан балкулыраксыз.
Йөзегездә кояш булып нурлар коена,
Нурлар булып, теләк ява яшьләр туена.
«Очрашырбыз», — дидең… Очрашмадык…
Югалдың син инде мәңгегә…
Алларыңда кар-буранлы юллар..
Ах адашты ялгыз җан гына.
Ошый миңа синең күзләрең,
Сөеп караганда, яратып.
Торыр идем һәрчак аларны
Гел үземә генә каратып.
Очрашулар, хушлашулар —
Безнең гомер, безнең язмыш.
Каршы алса куанычлар,
Озатканда, була сагыш.
Артларымнан йөреп туйдырдың син,
Син бит миңа дошман шикелле.
Юк, кирәкми, чыкма юлларыма,
Яратуың синең икеле.