Очрашулар, хушлашулар

Очрашулар, хушлашулар —
Безнең гомер, безнең язмыш.
Каршы алса куанычлар,
Озатканда, була сагыш.

Хушлашсак та юлда гелән
Дуслар белән, еллар белән,
Хушлашмаек яшьлек белән,
Мәхәббәтле яшьлек белән!

Очрашулар, хушлашулар —
Мизгелләрнең арасыдыр,
Кем белә соң — безнең әле
Алда күпме барасыдыр…

Хушлашсак та юлда гелән
Дуслар белән, еллар белән,
Хушлашмаек яшьлек белән,
Мәхәббәтле яшьлек белән!

Очрашулар, хушлашулар —
Еллар үткәч, чаллар сала.
Якты көнне озатканда
Хыялларда таңда кала.

Хушлашсак та юлда гелән
Дуслар белән, еллар белән,
Хушлашмаек яшьлек белән,
Мәхәббәтле яшьлек белән!

Оставьте комментарий