Пар балдаклар

Пар балдаклар алар — вәгъдәләшкән парлар —
Берсен-берсе сөйгән ике яр.
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын
Бер-береңә биргән балдаклар.

Сүрелмәсен иде бик тиз генә хисләр,
Пар балдаклар ныграк бәйләнсен.
Тапланмасын аклык, югалмасын сафлык,
Сөю гомерлеккә әйләнсен.

Пар балдаклар бергә, нурлар сибәр җиргә,
Бары бергә парлы булганда.
Юлны якты итәр, гомерлеккә җитәр,
Тормыш сукмакларын узганда.

Юлны якты итәр, гомерлеккә җитәр,
Тормыш сукмакларын узганда.
Бары бергә парлы булганда.

Оставьте комментарий