Очрашырбыз дидең

«Очрашырбыз», — дидең… Очрашмадык…
Югалдың син инде мәңгегә…
Алларыңда кар-буранлы юллар..
Ах адашты ялгыз җан гына.

«Очрашырбыз», — дидең… Очрашмадык…
Нигә генә җаным җилкенде?
Мине юатырдай төштер инде
Үрсәләнгән буран шикелле…

Төшләремә кереп иркәләдең,
Юксынуларыма кушылып.
Сепертмәле карлар өерелә,
Сәгать тагын күчми башына…

«Очрашырбыз», — дидең… Очрашмадык…
Нигә генә җаным җилкенде?
Мине юатырдай төштер инде
Үрсәләнгән буран шикелле…

Оставьте комментарий