Сандугач, күгәрчен
Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем?!
Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем?!
Сандугач җыр суза
Тын гына, моң тына;
Өзелеп-өзелеп,
Сандугач җыр суза
Тын гына, моң гына —
Кемне ул юксына?
Җир җиләге ачы була, ачы була
Үз вакытында, үз вакытында пешмәсә, шул.
Җәйге җилләр яшь йөрәккә шифа була,
Сөйгән ярың каш уйнатып эндәшсә, шул.
Сандугач, кошчыгым, күңелемне ач син бүген.
Сандугачның гомерләре
Моңланып үтә икән.
Ник моңлылар бу дөнъяда
Бәхетсез була икән?
Сандугачым бергә сайрыйк,
Дөнъялар моңга тулсын.
Безнең йөрәк моңнарыннан
Өр-яңа җырлар тусын!
Сагышланмас ничек бу күңелең?
Моңсуланмас ничек карашың?
Төннәр буе таулар арасында
Сак белән сук оча адашып.
Сайра, сайра, сандугачым,
Талдан талларга очып,
Күңелең теләгән җиргә очып,
Матур чәчәкләр кочып.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Тыңлыйм матур тавышың.
Сине тыңлап таратамын
Эчемдәге сагышым.
Сайра, сайра син, сандугач,
Сайра, юат, күңлем ач;
Сайравыңнан җир ямьләнсен,
Чәчәк атсын алмагач.
Сайра, әйдә, сары сандугачым
Өзелеп — өзелеп Сакмар буенда.
Дәртләндереп сайра сандугачым
Син булырсың минем уемда.
Сайра, сайра, канат кагып,
Күккә үрлә син, тургай.
Синең көмеш тавышыңнан
Чыңлап торсын киң тургай.