Сандугач (өченче вариант)

Сандугачның гомерләре
Моңланып үтә икән.
Ник моңлылар бу дөнъяда
Бәхетсез була икән?

Сандугачым бергә сайрыйк,
Дөнъялар моңга тулсын.
Безнең йөрәк моңнарыннан
Өр-яңа җырлар тусын!

Бәхетселек түгелдер ул,
Моңлы кош булулары.
Безнең моңнан йөрәкләрнең
Өзелеп калулары.

Сандугачым бергә сайрыйк,
Дөнъялар моңга тулсын.
Безнең йөрәк моңнарыннан
Иң матур җырлар тусын!

Моң булгач, ул шундый булсын —
Үзәк үзәрлек булсын!
Моң сөйгәннәр, моңлы җаннар
Озын гомерле булсын!

Сандугачым бергә сайрыйк,
Дөнъялар моңга тулсын.
Безнең йөрәк моңнарыннан
Күңелле җырлар тусын!

Оставьте комментарий