Тургай (икенче вариант)

Көзге салкын җилләр искәч,
Әйткән идем тургайга:
Яз килгәндә, хәбәр китер,
Юлың безнең уңайга,
Юлың безнең уңайга.

Торналар (икенче вариант)

Торналарны озатып калдым,
Ак каенга сөялеп,
Тагын бер җәй үтеп бара
Торналарга ияреп.
Торналарым китеп бара
Киек каз юлы белән,
Яшьлегемне озатып барам
Торналар җыры белән.