Сәлам әйтегезче, кошкайлар!

Берсен-берсе күзләп,
Үскән җирен эзләп,
Кошлар кайта туган ягына.

Ара якын түгел,
Сине көтә күңел —
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.

Кабат килде язлар,
Мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагында?

Йөрәк ничек түзәр,
Ул бит өмет өзәр —
Син кайтмасаң, иркәм, яныма.

Тагын китә казлар,
Күп тә түгел, азлар —
Җылы якта алар кышларлар.

Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел —
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.

Күз яшенә манып,
Хатларымны алып,
Сәлам әйтегезче, кошкайлар!

Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел —
Бирә алмыйм сине ятларга!

Оставьте комментарий