Сыерчык

Яфраклар очалар, яфраклар,
Җитте дә, ахыры, көз ае…
Оясы алдында сыерчык
Утыра сызгырып, моңаеп.

Моңая, сызгыра сыерчык.
Юлга бит иртәгә таң белән:
«Туган як, туган йорт, хушыгыз.
Килербез, сау булсак, тагы да…»

Сагынып килгән ул тагы да
Балалар үстергән оясын.
Туган йорт… Һәр кемгә кадерле
Шаулашкан, гөрләшкән дөньясы .

Моңая, сызгыра сыерчык.
Юлга бит иртәгә таң белән:
«Туган як, туган йорт, хушыгыз.
Килербез, сау булсак, тагы да…»

Бу йортта балалар тудылар,
Шатланып, талпынып үстеләр.
Ә азак, канатлар ныгынгач,
Үзаллы тормышка күчтеләр.

Моңая, сызгыра сыерчык.
Юлга бит иртәгә таң белән:
«Туган як, туган йорт, хушыгыз.
Килербез, сау булсак, тагы да…»

Оставьте комментарий