Тургай (икенче вариант)

Көзге салкын җилләр искәч,
Әйткән идем тургайга:
Яз килгәндә, хәбәр китер,
Юлың безнең уңайга,
Юлың безнең уңайга.

Яз да җитте, кошлар килде,
Сау кайттыңмы, — тургаем?
Сәлам бардыр, хәбәр бардыр,
Күргәнсеңдер, мөгаен,
Күргәнсеңдер, мөгаен.

Нигә тындың, нәрсә булды?
Нигә моңсу бу тургай?
Әйтерсең лә, йөрәге ярылып,
Егылып китәр, ди, бугай,
Егылып китәр, ди, бугай.

Оставьте комментарий