Җырым — бүләк

Чыныктың син шулай корыч кебек,
Шуның өчен Ходай кошы сайрар
Иңнәреңә көне-төне кунып.

Кушымта:
Җырлар яхшырта күңелне,
Әйдә, апам, җырлыйк әле,
Гүмер үтә. Үтсен, әйдә,
Елап утырмабыз, яме?

Күз тимәсен берүк, күз тимәсен,
Йөрәгеңә чал буран кермәсен,
Җылы, назлы учагың да янсын,
Дөрләп янсын, мәңгегә сүнмәсен.

Кушымта.

Җыр язам иң якты бәхет теләп,
Җырым булсын сиңа матур бүләк,
Үткән юлларыңа карама син,
Алдагысы булыр яхшы терәк.

Кушымта.

Саф матурлык сөя якты төсне,
Синең кебек кеше юктыр төсле.
Юк шул, юк шул, апам, син — бер генә,
Синдә — акыл, синдә гайрәт көчле.

Кушымта.

Оставьте комментарий