Туганнарыма

Дөньяда бар үксез калган

Назга мохтаҗ ятимнәр.
Балаларын ташлап киткән
Әтиләр бар, Әниләр.

Әл дә сез бар туганнарым
Юаныч, таянычым.
Хәсрәтләрне таратучы,
«Туган» диеп җан атучы,
Шатлыгым, куанычым.

Йөзләр чөймә туганыңнан,
Туган — туган инде ул.
Җиде буын бабаңнардан
Сиңа тере мирас ул.

Әл дә сез бар туганнарым
Юаныч, таянычым.
Хәсрәтләрне таратучы,
«Туган» диеп җан атучы,
Шатлыгым, куанычым.

Дөнья фаный, гомер кыска
Ул китәр хәзер үтеп.
Якыныңны хөрмәт ит син,
Туганыңны туган ит.

Әл дә сез бар туганнарым
Юаныч, таянычым.
Хәсрәтләрне таратучы,
«Туган» диеп җан атучы,
Шатлыгым, куанычым.

Оставьте комментарий