Хөсетле туганыбызга хат!

Нәрсә кирәк сиңа, миннән

Нәрсә кирәк, туган?
Синең аңың үсмәгәнгә
Кем гаепле булган?

Гомерең буе миңа хөсетләндең
Гомерең буе миңа үчләндең
Инде туктар диеп көткән идем
Булмас ахры, юкка көткәнмен!

Чиләк, чиләк шакшы койдың
Ябышмады шакшың!
Инде хәзер шул шакшыңа
Үзең кереп баттың!

Яхшылык та, начарлык та
Һәрчак кире кайта!
Ач күзеңне, дөнья бит бу
Сасып, тынчып ятма!

Гомерләрең — кара кисәү
Хөсетлектә үтте
Тукта инде, ял итәргә
Сиңа вакыт җитте!

Минем һәрбер әйткән сүзем
Нишләп сиңа тия?
Син чәйнәгәч миңа кызык
Күбрәк чәйнә, әйдә!

Сазлык баткагында сасып
Утырасың, томана
Ни сөйләргә, нәрсә эшләргә,
Онытканмын синнән сорарга!

Оставьте комментарий