Озак торды атым чапмады
Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.
Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.
Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.
Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.
«Гомер» дигән бу төшенчә
Бер сулыш кына икән,
Эчеп тә сусын канмаслык
Челтер генә чишмә икән.
Күптән инде, үксеп елаган юк,
Күптән инде, шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, миңа, нәрсә булды,
Нәрсә булды, шуны, белгән юк.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Йокы керми дисең төннәрдә.
Тирне түгеп тапкан нигъмәтләрең
Китә дисең нигә читләргә.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Нигә болай сулган йөзләрең?
Иген уңа иде басуларда,
Икмәк бүлә идек көзләрдә.
Нәрсә булды сиңа бүген,
Бүлмәмдәге нәни кошым?
Бу дөньядан туйдыңмы әллә
Сайрый-сайрый җәен, кышын?
Эээй!Ни булды сиңа бүген?
Әллә синең авазыңны
Дөнья шавы күмә микән?
Моңнарыңның яктылыгын
Әллә бер кем күрми микән?
Әрнү булмас, хозур дөнья
Яшәр өчен биргән түзем.
Бәхет юрап күзне буып
Ногыт салды язмыш үзе.
Кыйгач-кыйгач кара
Кыйгач кара кашың
Тагын җыерылган ачуланып.
Күзләрең ут чәчә,
Кызыл иреннәрең
Авыр сүзләр сибә ачыланып.
Ташлар ватып, таулар актарганда
Сез булырсыз минем күңелдә (уемда).
Эштән арып, яллар иткән чакта
Сез булырсыз минем телемдә.
Җырыбыз җырланып бетмәгән,
Эчәсе сулар да кипмәгән.
Сагышлар саргаеп җитмәгән,
Яшәргә вакыт та бетмәгән.
Ялгызлыкта узган минутларым,
Җан өшеткеч бозлы кар сымак.
Син янымда булсаң, көз дә, кыш та
Гөл-чәчәкле, нурлы яз сымак.