Рәхмәт, Тәңрем

Бүген алсу таңнар атты,
Таңда җиргә чыклар ятты —
Рәхмәт, Тәңрем.
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын —
Рәхмәт, Тәңрем.
Ялгыз түгел — янда парым,
Җиңәрлек бүген барын —
Рәхмәт, Тәңрем.
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым —
Рәхмәт, Тәңрем.

Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама!

Дөнъя авыр. Кайчак танып булмый:
Кайда аклык, кайда каралык.
Бер гөнаһсыз ап-пак чәчкәләр дә
Җил-давылда бетә каралып.

Парлылар җыры (икенче вариант)

Җанда — гөлем, сөю гөлем,
Гөлләргә күмсен көн дә.
Кояш күктән елмайганда
Җылы җиткерер җанга.

Очрашу

Кай вакыт була шулай:
Көндез кояш, төнлә ай.
Икенче көнгә исә
Болытлы җилләр исә.
Күктән тама күз яшьләре
Яңгыр тамчысы булып.
Булса булсын безнең өстә
Кыска гомерле болыт.