Нәрсә булды, миңа (Коткарыгыз)

Күптән инде, шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, миңа, нәрсә булды,
Нәрсә булды, шуны, белгән юк.

Күптән инде, кочакларны җәеп,
Җылы яңгырларга кергән юк.
Күптән инде, йолдыз санаган юк,
Күптән инде, айны күргән юк.

Бураннар да, күптән адашкан юк,
Давыллар да, күптән калган юк.
Күптән инде, күптән сайраган юк,
Күптән инде, яфрак ярган юк.

Коткарыгыз, мине коткарыгыз,
Тик бер генә, көнгә булса да.
Сез аңларга тиеш минем хәлне,
Сезнең дә бит хәлләр шул чама.

Оставьте комментарий