Мин ышанам таңнарга

Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр булып качып киттеләр.
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Каеп-каеп чигү чиктеләр.

Мин тормышка гашыйк

Добавлено Almaz в Втр, 06/08/2013 — 18:46

Кайда барма чын дусларны табам,
Дуслар белән озын юл кыска,
Әллә җирдә дуслар күп булганга,
Мин тормышка гашыйк, томышка.

Мин исән

Ул арган, диделәр,
Ул туйган, диделәр,
Туктаган, диделәр, атлаудан.
Беткән бит ул, дигән
Хәбәрләр килделәр,
Хәбәрләр килделәр ятлардан.
Иң якын дус дигән
Юлдашлар саттылар,
Бүлешмәскә диеп сукмакны.
Яраткан кешеләр тормышны ваттылар,
Кемнәрдер сукмакта туктатты.

Мамык карлар

Мамык карлар оча җилләрдә
Җәйләремдә кышлар килгән мени
Мамык карлар оча тирәктән
Күңелемә болыт кунган мени —
Сагышларым тама йөрәктән