Егетләр китә солдатка

Тальян чыңына кушылып
Сибелә дәртле җырлар,
Егетләр китә солдатка—
Озата бара кызлар.

Озата бара зур юлга
Дуслары, танышлары.
Күкләрдә киек казларның
Хушлашу тавышлары…

Ак кулъяулыклар җилферди
Йөгәннәр, аелларда.
Әниләр моңсулыгы бар
Юлдагы каеннарда.

Дугаларда кыңгыраулар —
Бииләр генә атлар,
Ике атлап, бер йөгереп
Малайлар калмый арттан.

Егетләр китә солдатка —
Кемдә юк кызыгулар!
Тынычлык белән кайтыгыз —
Ясарбыз кызыл туйлар…

Оставьте комментарий