Димче

Ничә еллар бергә торгач,
Чишелгәндер ялганнар.
Күрмәгәнне димләгәннәр
Белмәгәнне алганнар.
Калын толыпларга төреп
Күпме кызлар урланган.
Кая югалды кызым дип,
Әнкәсе күрми калган.

Дәрвиш юлы

Салыгызчы миңа татлы шәрап,
Төшим әле күңел төбенә.
Бер минутка, бер мизгелгә генә
Күтәрелим йолдыз күгенә.

Изге Коръән

Бер-берләре белән шигырь әйтеп
Сөйләшкәндә бөтен гарәп иле.
Рәсүлебез Мөхәммәткә беркөн
Аллаһыдан изге Коръән иңде.
Үз чорының бөек шагыйрьләре
Гаҗәпләнеп гаҗиз калды шулчак:
Юк, бу сүзләр шигырь генә түгел,
Бу — Аллаһтан иңгән изге китап!

Дөнья матур (беренче вариант)

Кешеләргә нәрсә җирдә җитми,
Дәрман юкмы гѳрләп яшәргә?
Мал артыннан куып гомер үтә…
Ә яшәргә? Кайчан яшәргә?