Күңеллерәк көй ишетсәм,
Күбәләктәй очынам.
Бер урында бөтереләм,
Басып аяк очына.
Менә, зуррак үсим әле,
Кемлегемне күрерсез:
«Эх, шушы артистка кебек
Бер биесәң!» — диярсез.
Төшләремдә дә күрәмен
Сәхнәдә биегәнне.
Тамашачылар алкышлый, —
Күрсәгез сөенгәнне!
Менә, зуррак үсим әле,
Кемлегемне күрерсез:
«Эх, шушы артистка кебек
Бер биесәң!» — диярсез.
Ләкин, никтер, шул вакытта
Төшем дә бетеп китә.
«И, иң кызык җирдә генә…»
Уйлар күңелне тетә…
Менә, зуррак үсим әле,
Кемлегемне күрерсез:
«Эх, шушы артистка кебек
Бер биесәң!» — диярсез.