Яңа ел төне

Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?

Яңа ел алдыннан

Нинди матур һава,
Тәңкә карлар ява,
Карлар ява зәңгәр күкләрдән.
Тияр-тимәс,
Тияр-тимәс кенә,
Кыяр-кыймас,
Кыяр-кыймас кына
Кар бөртеге үбә битләрдән.

Яңа ел (өченче вариант)

Яңа елда җанны пакьлек бизи,
Ак карлардан күзләр чагыла.
Көтелмәгән ак бәхетләр килеп,
Тартып алыр кебек янына.
Йолдызлардан энҗе бер коелып,
Ак чәчәкләр иңгә кагыла.
Яңа елда татлы хис уянып,
Күңелләргә назлар агыла.

Язлар җиргә җиңү алып килде

Итек белән таптап солдат үтте
Европаның канлы тузанын
Ирек яулап яуда калды солдат
Бөеклеккә илтеп ил данын
Ватанымның батыр бөркетләре
Россиямнең батыр уллары
Татарстан дигән гүзәл җирнең
Курку белмәгән лачыннары