Яңа ел (дүртенче вариант)

Энҗе бөртекләрен сибә.
Яңа елның бизәкләре
Бәйрәм төсе тәрәзәдә.

Өр-яңа ел килә илгә,
Җырла да син, бие дә.
Каршы алыйк бергә-бергә,
Тынычлык булсын җирдә.

Бирче, иркәм, кулларыңны,
Узыйк, әйдә, Яңа елга.
Куанычым син, бәхетем,
Ишек ачыйк олы юлга.

Өр-яңа ел килә илгә,
Җырла да син, бие дә.
Каршы алыйк бергә-бергә,
Тынычлык булсын җирдә.

Хуш киләсең син, Яңа ел,
Күңелләрдә бәйрәм яме.
Сәгать суга уникене.
Бәйрәм белән, дуслар, сезне!

Өр-яңа ел килә илгә,
Җырла да син, бие дә.
Каршы алыйк бергә-бергә,
Тынычлык булсын җирдә.

Оставьте комментарий