Җәйге кырау
Мине күргәч, бордың карашыңны,
Күрмәмешкә мине салыштың.
Карашларны читкә борып кына,
Кем төзәтә ала ялгышны?!
Мине күргәч, бордың карашыңны,
Күрмәмешкә мине салыштың.
Карашларны читкә борып кына,
Кем төзәтә ала ялгышны?!
Мамык кебек йомшак
Ак кар яуган чакта
Мин эзләдем сине — тапмадым. —
Көт, кайтырмын, — диеп,
Кулың бирдең миңа,
Ә нишләптер үзең кайтмадың.
Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.
Юксынган чакларда,
Табынып хатларга,
Көттем бит мин сине, бик көттем.
Күрешер минутлар
Бик якын калганда,
Ятларга калдырып ник киттем?
Язмышым микән соң,
Ялгышым микән соң?
Соң инде син мине чакырма.
Киттем — кайталмадым, юлым ерак…
Урман-таулар безнең арада.
Уянамын ак өметләр белән,
Ә кичләрен алар тарала.
Син нигәдер әйтмәгәнсең,
Мин никтер күрмәгәнмен.
Сөюеңне сизмәгәнмен,
Ятларны эзләгәнмен.
Сүзен, көен әйбәт белми торып,
Матур җыр башлавы бик кыен.
Җанга якын җырны бик тиз таптык:
Син сүзләрен белдең, мин — көен.
Һавада каурый болытлар
Аккош каурые сыман.
Безнең җырга туган якның
Бар матурлыгы сыйган.
Ул аклык, ул сафлык турындадыр.
Гаҗәпмени өзми кабатласак?
Бәлки ул тик безнең, безнең җырдыр?
Ул — безнең якты моңдыр!
Яшьлегем таңында
Алдым мин бер хәбәр:
Синең гомерең
Өзелгән, диләр.