Кеше гомерләре

Кеше гомерләре бигрәк кыска,
Ходай безгә, белмим, нигәдер
Кошлар гомере дә бирмәгән шул,
Яши белсәң җитәр дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска,
Кадерләрен биктә беләрлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе гомерлек.

Кеше юлга чыкса…

Кеше юлга чыкса, икмәк теләп
Калдыра, ди,
Ишек өстендә.
Аннан инде ничек кайтмый калсын,
Аны өйдә ризыгы көтсен дә…

Капкам

Җилфер-җилфер искән җилләр,
Җил капканы җимергән.
Теләп алган каза түгел,
Җил хәлләрен кем белгән?
Ник аларсың һаман артса
Җил җимергән капкалар.
Җил җимергән капкаларны
Кемнәр кайтып каккалар?