Кошлар китә, көзләр җиткәч,
Читтә кышлау — алар булмышы.
Кешеләр дә китә җирдән,
Соңгы тапкыр алгач сулышын.
Мөмкин булса калыр идем,
Уйнар өчен ап-ак карларда.
Кышларның бит нуры якты,
Дөнья ямьле шушы нурларда.
Кошлар китә, көзләр җиткәч,
Ишетелә канат кагышы.
Тормыш юлын байкый кеше,
Гомеренең җиткәс баешы.
Мөмкин булса калыр идем,
Уйнар өчен ап-ак карларда.
Кышларның бит нуры якты,
Дөнья ямьле шушы нурларда.