Картаймыйк без!

Узган еллар — йөгерек агын су.
Яшьлек язым ерагайган саен
Күңелләрдә нигә ямансу?

Картаймыйк без, япь-яшь калыйк гомер!
Көнләшсен мең яшәр имәннәр.
Без дөнъяга моңаерга түгел,
Җырлап яшәр өчен килгәннәр!

Иң мутур җыр әле җырланмаган,
Җырланмаган әле, күрһсең.
Үтсен гомер, әйдә, шаулап-гөрләп,
Агым сулар бездән көнләшсен.

Картаймыйк без, япь-яшь калыйк гомер!
Көнләшсен мең яшәр имәннәр.
Без дөнъяга моңаерга түгел,
Җырлап яшәр өчен килгәннәр!

Моңаймыйк без, гомер кышы килсә,
Кышлардан соң барыбер яз килә.
Дуслар белән, сөйгән ярың белән
Җырлап-гөрләп яшик гомергә!

Картаймыйк без, япь-яшь калыйк гомер!
Көнләшсен мең яшәр имәннәр.
Без дөнъяга моңаерга түгел,
Кунак кына булып килгәннәр.

Оставьте комментарий