Аккошым-ялгызым

Мәңге кыр казларын озатып торгандай,
Күңелең — тоташ моң, күзеңдә — тулган ай.
Көзләрне күзләмә, айларга карама,
Моң булып күз нурың дөньяга тарала.

Черуки

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.

Яшьлегем тугае

Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.