Авылым каеннары (икенче вариант)
Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.
Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.
Авыруыма табиб кирәк түгел,
Йөрәгемнең беләм дәвасын:
Һәр ел саен кайтып иснәп киләм
Авылымның чиста һавасын.
Язгы кояш нурын сибә
Мин барыр юлларыма.
Кайта һәр көнне күңелем
Сәвәләй авылына.
Шау-шулы шәһәргә бәйле
Булса да шул язмышым,
Һәр җәйне тыңларга сусап
Кайтам авылым тавышын.
Алма бакчасына кереп,
Эзлим син гүзәлемне.
Эзләмә, таба алмассың, дип,
Өзәләр үзәгемне.
Күрәсеңдер күңел елаганын,
Яшьләр кипкән хәзер күзләрдә.
Тырышмагыз инде: юата алмый
Нинди генә җылы сүзләр дә.
Су буйларында йөримен,
Камышлар шавын тыңлап.
Төшләремә ник кермисең, иркәм,
Сөю җырларын җырлап.
Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.
Кистем дә ләй агач,
Китте лә кыйгач,
Очып китте аннан сандугач.
Исеңдәме икән, ак карлар өстеннән
Ак хыяллар белән атладык.
Кулга-кул тотынып, бәхеткә йотылып,
Мәхәббәт җырларын ятладык