Яралы кош

Кыр үрдәген аттым очкан чакта…
Җаным әрни көн-төн — ник аттым?
Хәзер үзем яралы кош сыман:
Кайтыр юлларымны югалттым.

«Туган якларыңа кайт! Кайт!» диеп,
Киек кошлар тезелеп киткәндер.
«Кайта!» диеп өзелеп көткәндер дә,
Көтө-көтө түземе беткәндер.

Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр…
Мин язмыштан инде ычкынмам.
Танырсыңмы, юкмы — мин булырмын
Кош тавышы белән кычкырган…

Оставьте комментарий