Ике яр
Сөю газабыннан интексә дә,
Очраша алмый икән ике яр.
Карагайлы урман эчләрендә
Өзгәләнгән кебек Сак-Соклар.
Сөю газабыннан интексә дә,
Очраша алмый икән ике яр.
Карагайлы урман эчләрендә
Өзгәләнгән кебек Сак-Соклар.
Көзге җилләр яфракларны
Йолкып-йолкып ала.
Елый урман, елый дөнья,
Елый кыр һәм дала.