Борай
Җырлыйк Борай көйләренә,
Без бит Борай яклары.
Башкаемның ни уйларга
Белми торган чаклары.
Җырлыйк Борай көйләренә,
Без бит Борай яклары.
Башкаемның ни уйларга
Белми торган чаклары.
Бара торгач бер утырдым
Биек тау билләренә.
Без түгел, кошлар талпына
Кайтырга илләренә.
Бара торгач бер утырдым
Биек тау битләренә.
Без тугел кошлар талпына
Кайтырга илләренә.
Безнең туган илкәй бигрәк ямьле,
Болыннары, кыры хуш исле.
Сулары да тәмле бал шикелле,
Урманнары җиләк-җимешле
Туган җирем, урман шавың синең,
Күңелемә сеңде яшь чактан,
Кураеңның сызылып аккан моңы
Гомер буе китмәс колактан!
Чакыра язмышым авазы…
Кайларга илтәсез, юлларым?
Ашкына ал кояш артыннан
Бәхеткә сусаган елларым.
Биектауның, һай, таулары,
Тау астында таллары.
Җаны барлар шул талларны,
Таллардагы былбылларны
Ташлап китә аламы?
Биектауның болыннары,
Басулары, кырлары…
Кырларына зәңгәр күктән
Көмеш тәңкә чыңы булып
Сибелә тургай моңнары.
Биектау — Казан артында,
Юктыр күрми киткәннәр.
Монда чәчкәләр дә безнең
Очрашуны көткәннәр.
Бик еш кайтам туган якларыма,
Кар-буранын хәтта сагынып.
Юл төтмәсә, хыялымда кайтам,
Кайтам болытларга сарылып,
Туган ягым сине сагынып.
Бик сагындым сине, Туган илем,
Кайтыр юллар әле төшмәгән.
Газиз әнкәемнең учагында
Мин ашыйсы ашлар пешмәгән.