Борай

Җырлыйк Борай көйләренә,
Без бит Борай яклары.
Башкаемның ни уйларга
Белми торган чаклары.

Кулъяулыгым төшеп калды
Борай болыннарында.
Үземнең дә исем китә
Болай булуларыма.

Бара торгач бер утырдым
Биек тау билләренә.
Без түгел кошлар талпына
Кайтырга илләренә.

Урал тавы кайда диләр,
Урал тавы күренми.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Нишләсәң дә сүрелми.

Оставьте комментарий