Борай авылы көе (беренче вариант)

Бара торгач бер утырдым
Биек тау битләренә.
Без тугел кошлар талпына
Кайтырга илләренә.

Су буенда ике тирәк,
Берсен кисәргә кирәк.
Берсең киссәң ялгыз кала,
Ялгыз нәрсәгә кирәк.

Урал тауы биек диләр
Урал тауы күрәнми.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Нишләсәң дә сурелми.

Карагайлы* карурманны
Үтәр көннәр булырмы.
Каршы килеп, кул бирешеп
Күршер көннәр булырмы.

/*— Карагай (башкорт теленнән) — нарат/

Оставьте комментарий