Бик сагындым туган якларымны
Бик сагындым газиз әнкәемне,
«Улым» диеп әйткән сүзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.
Бик сагындым газиз әнкәемне,
«Улым» диеп әйткән сүзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.
Сагындым мин якын дусларымның,
Якташларның көләч йөзләрен.
Туган як, көн саен
Искә төшәсең;
Күңелемнән чыкмыйсың,
Төшкә керәсең.
Күлмәгең ак, күңелең пакъ,
Түбәтәең чигүле.
Чит итмисең, үз итәсең,
Дус итәсең син һәр кемне.
Бишмәтемдә биш төймә
Нигә төймәләмисез?
Арабыз да ерак түгел,
Нигә килгәләмисез?
Безнең татар — җырлы-моңлы халык,
Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.
Җәлилләрең дарга барганда да,
Онытмаган соңгы дога итеп
Иң-иң моңлы җырын җырларга.
Яну-дөрләү, уйнау-көлү — туган-үскән якта.
Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.
Шаяр әле, уйна әле, елмай әле тагын,
Күңелеңә күзләремнән нурлар җыяр чагың.
Алтын-сары чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм /шул/.
Менеп тауга, басып ташка
Син карарсың — мин күрмәм.
Күпләрне гашыйк итәрлек
Азнакай матурлары,
Һаман күбрәк муллык яулый
Безнең ил батырлары.
Балтач, Балтач! дип балкый
Туган җир йолдызлары.
Ярышларда сынатмый
Безнең Балтач кызлары.
Безнең як туйларын, Чирмешән буйларын
Күрсәгез, сагынып сөйләрсез.
Бер гашыйк итсәләр бездәге гүзәлләр,
Гомерләр кичкәнче сөйләрсез.