Беренче мәхәббәт урамы

Чакыра язмышым авазы…
Кайларга илтәсез, юлларым?
Ашкына ал кояш артыннан
Бәхеткә сусаган елларым.

Ияреп хыялым артыннан
Дөньяны мең кабат урадым.
Күрмичә, сизмичә узганмын
Беренче мәхәббәт урамын.

Очрады бәхетле юлдашлар,
Ишеттем вәгъдәләр, ялганнар.
Хисләрем, йолдызлы кичләрем
Мәңгегә авылда калганнар.

Ияреп хыялым артыннан
Дөньяны мең кабат урадым.
Кабул ит, мин кайтам яңадан,
Беренче мәхәббәт урамым!

Чакыра язмышым авазы…
Дөньяны мең кабат урадым.
Кабул ит, мин кайтам яңадан,
Беренче мәхәббәт урамым!

Ияреп хыялым артыннан
Дөньяны мең кабат урадым.
Кабул ит, мин кайтам яңадан,
Беренче мәхәббәт урамым!

Оставьте комментарий