Бердән-берем, газиз җирем

Туган җирем, урман шавың синең,
Күңелемә сеңде яшь чактан,
Кураеңның сызылып аккан моңы
Гомер буе китмәс колактан!

Туфрагыңнан бетмәс көч алдым мин,
Имәнеңнең алдым ныклыгын.
Тогры мәхәббәткә иш иттем мин
Ак кошыңның керсез дуслыгын.

Җырчы тургайларның җырларыма
Үзе кушты моңлы тавышын.
Бердән-берем — газиз җирем, мәңге
Синең белән уртак язмышым!

Оставьте комментарий