Чистай сагышлары

Чистай буйларында йөргән идек —
Ике канат бергә парлашып.
Яшьлек мәхәббәтем әллә нигә
Шул юлларда калды адашып.

Чияле тау

Чияле тау юлларыннан, юлларыннан
Ярсып чаба атларым, атларым.
Берүк миңа сүз катмагыз, сүз катмагыз,
Уйлап аткан чакларым, чакларым.

Мәңгелек ут булып яндыгыз

Яу кырына чыгып киткән чакта
Тезелешеп китеп бардыгыз,
Шул китүдән кайта алмадыгыз
Хәбәр булып кайтты даныгыз.

Мөслимем

Син минем үз илем, үз әнкәм, үз телем,
Син минем иң татлы җимешем.
Аерылып китсәм дә чит җиргә, еракка,
Моң булып төшемә керерсең.

Нариман — туган авылым

Колышчыдан күчеп килгән
Нариман кешеләре.
Җиң сызганып авыл салган
Баһадир егетләре.
Ходай биргән шушы җирдә
Безгә гомер итәсе.
Бар монда Камчат урманы,
Александр чишмәсе.