Берләшик!

Ызгыштан-талаштан
Арыган Җир-ана.
Канкоеш, сугыштан
Ул авыр тын ала.

Без — Адәм уллары,
Без — Һава кызлары,
Серләрне бүлешик,
Тату һәм дус яшик!
Кулларны бирешик,
Сөйләшик, күрешик!
Чын кеше исемен
Без горур йөртик.

Илләр күп бит алар,
Җир-ана бер генә.
Ул бик зур булса да,
Ул бит бик кечкенә.

Без — Адәм уллары,
Без — Һава кызлары,
Серләрне бүлешик,
Тату һәм дус яшик!
Кулларны бирешик,
Сөйләшик, күрешик!
Чын кеше исемен
Без горур йөртик.

Берләшик, берләшик!
Аерылмыйк берьюкка.
Ни җитә татулык,
Ни җитә дуслыкка!

Без — Адәм уллары,
Без — Һава кызлары,
Серләрне бүлешик,
Тату һәм дус яшик!
Кулларны бирешик,
Сөйләшик, күрешик!
Чын кеше исемен
Без горур йөртик.

Оставьте комментарий