Җир җиләге

Нигә өздем җир җиләген,
Пешкәннәрен көтмәдем?
Соңлап тойдым ачы тәме
Йөрәгемне өткәнен.

Өздем шул җир җиләкләрен,
Өлгергәнен көтмәдем.
Гаеплемен, кичер инде,
Мин бәхетле итмәдем.

Нигә өздем җиләкләрне,
Кызарып пешсен иде.
Саф сөюнең ялкыннары
Сиңа да күчсен иде.

Өздем шул җир җиләкләрен,
Өлгергәнен көтмәдем.
Гаеплемен, кичер инде,
Мин бәхетле итмәдем.

Өзмәгезче җиләкләрне
Пешкәннәрен көтмичә.
Язмышлар да ачы була
Сөю көче җитмәсә.

Өздем шул җир җиләкләрен,
Өлгергәнен көтмәдем.
Гаеплемен, кичер инде,
Мин бәхетле итмәдем.

Оставьте комментарий