Вакытларны булмый туктатып (икенче вариант)

Мизгел кылымнарын үрәм-сүтәм
Кыш-язларын көтәм һәрвакыт.
Кышларымны гына, язларымны (көзләремне) гына,
Вакытларны булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.

Еллар ялына ябышып китимме әллә
Учларымнан ага ком вакыт.
Йөрәк җырым әле җырланмаган
Вакытларны булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.

Карашларың кагылып, кагылып китә
Күзләремне яшерәм һәрвакыт.
Үкенерсең әле, сагынырсың әле,
Вакытларны булмый туктатып.
Вакытларны булмый туктатып.

Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез
Безнең барлык үзе бер вакыт.
Бер-беребезнең кадерләрен, кадерләрен беликче
Вакытларны булмый туктатып.
Вакытларны (сәгатьләрне) булмый туктатып.
Сәгатьләрне, вакытларны, яшьлекләрне булымый туктатып,
Туктатып, туктатып, туктатып, туктатып, туктатып, туктатып, туктатып, туктатып, туктатып.

Оставьте комментарий