Түзәргә кирәк (икенче вариант)

Кайгы кызыл, камчылы ул,
Көчле яшен ташыннан.
Агач түгел, адәмнәрнең
Кайгы йөри башыннан.

Тәрәзәләрдә утлар сүнгән чак

Язмыш мине сиңа гашыйк иткән,
Сөюемне ләкин күпсенгән.
Җилләр булып тәрәз кагар идем,
Тәрәзәңдә инде ут сүнгән.

Тәүбә (икенче вариант)

Илгәзәк күңелем давылга бәрелгәч,
Изге уй-максатым челпәрәмә килгәч,
Аптырап калдыммы юлымда сөрлегеп,
Сөюдән төңелеп,үзәгем өзелеп?

Төнге такси

Йоклый кала сабый бала сымак,
Кемдер күрә татлы төш кенә.
Җаным синнән юлым төшми тора,
Гел табыла сәбәп эш кенә.

Төшләремә керә Кандагар

Сугыш бетеп күпме еллар үткән,
Әле һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Ә улларын көтә аналар.

Тормыш бәете

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Ике якта — ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.
Бата-калка йөзәбез,
Бар нәрсәгә түзәбез.
Мин исә кайгырмыймын —
Күргәнемне җырлыймын.
Ак сирень, зәңгәр сирень,
Сорамагыз да — бирмим.
Утырыгыз, иптәшләр —
Тормыш бәетен сөйлим.