Илгәзәк күңелем давылга бәрелгәч,
Изге уй-максатым челпәрәмә килгәч,
Аптырап калдыммы юлымда сөрлегеп,
Сөюдән төңелеп,үзәгем өзелеп?
Анда-мында типкеләдем йөрәкне,
Кисәк-кисәк телгеләдем йөрәкне,
Хәмер белән ал битемде юдым мин,
Ялгыш белән хак юлымны будым мин.
Төтен белән сагышымды ысладым,
Җан түремә ялган дуслар тупладым,
Ялган сөю күңелемне илертте,
Ә соңыннан барысына тәүбә иттем.
Тырышып карадым типтереп яшәргә,
Сагышсыз, хистәрсез, хәсрәтсез, яшьләрсез.
Ялган бу шатлыклар давылы күңелгә
Әллә тик чүп булып өеләме?
Анда-мында типкеләдем йөрәкне,
Кисәк-кисәк телгеләдем йөрәкне,
Хәмер белән ал битемде юдым мин,
Ялгыш белән хак юлымны будым мин.
Төтен белән сагышымды ысладым,
Җан түремә ялган дуслар тупладым,
Ялган сөю күңелемне илертте,
Ә соңыннан барысына тәүбә иттем.
Иманым, калдырма! Ярлыка син, тормыш!
Кәрәкми ул булмыш, булган ул ялгыш.
Яралдым яңадан, тәүфыйктан, иманнан,
Тик рәнҗетмә мине, җәберләмә, язмыш!
Анда-мында типкеләдем йөрәкне,
Кисәк-кисәк телгеләдем йөрәкне,
Хәмер белән ал битемде юдым мин,
Ялгыш белән хак юлымны будым мин.
Төтен белән сагышымды ысладым,
Җан түремә ялган дуслар тупладым,
Ялган сөю күңелемне илертте,
Ә соңыннан барысына тәүбә иттем.