Синнән икән

Шатлыкларым синнән булган икән,
Синнән килгән миңа яктылык.
Сине уйлый-уйлый бу дөньяда
Эшләгәнмен күпме яхшылык!..

Синнән башка (беренче вариант)

Яшисе дә килми синнән башка
Бер яме юк кышкы көннәрнең.
Роза гөлем кышын чәчәк ата
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.

Синнән башка (дүртенче вариант)

Синнән башка ничек яшәгәнмен,
Төшми инде хәтта хәтеремә.
Яратам дип әйткән көннән бирле
Хыял уты яна йөрәгемдә.

Синнән башка (өченче вариант)

Синнән башка үлеп китәрмен дә
Дөрләп януымнан туктармын,
Сиңа дигән иң кадерле сүзне
Әйтми калырмын дип куркам мин.

Синең өчен яшим (беренче вариант)

Җырлар җырлап күңел юатам.
Калган кебек булам бушанып,
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.