Синең өчен генә

Язлар булып төшләреңә керәм,
Кар буранлы кышкы төннәрдә.
Тамсы булып керфегәңә кунам,
Үзәк өзгеч салкын көннәрдә.

Йолдыз булып күккә сибеләмен,
Төннәрең караңгы булганда.
Ай нурлары булып түгеләмен,
Күңелләрем ташып тулганда.

Кояш булып сине җылытамын,
Өшүләрең ситкә җткәндә.
Нәфис җилләр булып мин исәмен,
Эсселектән хәлең беткәндә.

Йолдыз булып күккә сибеләмен,
Төннәрең караңгы булганда.
Ай нурлары булып түгеләмен,
Күңелләрем ташып тулганда.

Чишмә суы булып мин агамын,
Сусыныңны синең басарга.
Моңлы җырлар булып агыламын,
Күңелеңне синең асырга.

Йолдыз булып күккә сибеләмен,
Төннәрең караңгы булганда.
Ай нурлары булып түгеләмен,
Күңелләрем ташып тулганда.

Оставьте комментарий